Балтач районында хәйриячеләр өч абыйга булышты

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Изге Рамазан аенда һәм Ватанны саклаучылар елында директор Айрат Закиров җитәкчелегендәге «Агро трактор» ҖЧҖ, эшмәкәр Хәлим Гыйниятуллин, билгесез калырга теләгән тагын бер иганәче ике инвалид абыйсы белән яшәүче Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Илфат Газизовка кер юу машинасы сатып алдылар.

Балтач районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре иганәчелек ярдәме күрсәтү турында хат язганнар иде, һәм хәйриячеләр өч абыйга ярдәм итү үтенеченә җавап бирде.

Бу ярдәм ике инвалидның һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучының тормыш сыйфатын яхшырта алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International