Республика эш бирүчеләре «Россия эше» платформасында 34 меңгә якын вакансия урнаштырган

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 33 855 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 31,6 % сәнәгатьтә (10,7 мең эш урыны);

- 13,3 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,5 мең эш урыны);

- 8,1 % транспортта (2,8 мең эш урыны);

- 7,9 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (2,7 мең эш урыны);

- 7,5 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,5 мең эш урыны);

- 1,6 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);

- 0,9 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);

- 29,1 % тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (9,9 мең эш урыны).

3 256 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International