«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучылар белән эшләү барышында «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе кулланыла. Аның төп максаты – танып белү сәләтен стимуллаштыру, социаль активлыкны саклау һәм озайту, өлкән яшьтә когнитив тайпылышларны профилактикалау.
Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән хәтерне, игътибарны, моториканы саклау өчен төрле күнегүләр үткәрә: бармак гимнастикасы, башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар чишү. Шулай ук белгечләр өлкәннәр белән пазллар, мозаикалар җыялар.