Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны йөреп чыктылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән берлектә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире социаль хезмәт күрсәтү тәртибен аңлаттылар, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр.
Һәр йорт хуҗалыгында булу йомгаклары буенча йортларны (фатир саен) карап чыгу актлары төзелде, гражданнарга ашыгыч ярдәм телефоннары белән белешмәләр тапшырылды.