«Опека» үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укыту дәресләре дәвам итә

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

13 март көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укыту дәресе үткәрде.

Дәрестә аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче гражданнарны караучы 10 социаль хезмәткәр катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләре «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган озак вакытлы карау системасы кысаларында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International