«Җиңү вакыты» АКБО «Балчык әкияте» чүлмәкчелек остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Дәресләр Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында уза. Әлеге проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә мөмкин булды. Проект балаларга һәм яшүсмерләргә үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә генә түгел, ә социаль күнекмәләрен дә ныгытырга мөмкинлек бирә.
Чүлмәкчелек остаханәсендә дәресләр гадидән катлаулыга корылган. Тәҗрибәле осталар җитәкчелегендә һәр катнашучы үзенең потенциалын ача һәм иң кыю идеяләрен тормышка ашыра ала.