11 мартта Яр Чаллыдагы хезмәт ветераннары пансионатында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиеваның ял итүче өлкән буын гражданнары белән очрашуы булды.
Лилия Шамиловна очрашуда катнашучыларны учреждениенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды, үзенең югары нәтиҗәлелеген исбатлаган «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Озак вакытлы карау системасы», «Карау мәктәбе», «Техник тернәкләндерү чараларын бирү пункты» социаль технологияләренең үзенчәлекләрен ачты. Катнашучыларга учреждениегә социаль хезмәтләр алучы буларак кабул итү тәртибе турында җентекле аңлатмалар бирелде.