Лаешта тернәкләнүчеләр белән патриотик дәрес үткәрелде

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен «Хәрби конфликтларда якташларыбыз» дигән чара оештырылды.

Әңгәмә барышында яшүсмерләр Россия геройлары белән таныштылар, аларга әлеге югары исем махсус хәрби операция барышында бирелгән.

Оештыручылар сүзләренчә, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү – балаларны социализацияләүнең мөһим өлеше. Балалар үз халкы һәм Ватаны хакына батырлык кылган кешеләрнең исемнәрен белергә һәм истә тотарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International