Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Без Җиңү истәлегенә тугры!» физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды.
Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләрдә патриотик хисләр формалашуга ярдәм итү.
Чара барышында тернәкләнүчеләр төрле эстафеталарда катнаштылар. Ярышлар дустанә атмосферада узды, һәр уенчы үзенең физик сыйфатларын күрсәтте.
Ярышларда 13 кеше катнашты.