Министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин мәктәп укучылары өчен цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресе үткәрде

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

18 мартта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин «Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында 1 нче Балык Бистәсе гимназиясенең 10–11 нче сыйныф укучылары өчен цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресе үткәрде. Дәрес «Интернетта куркыныч чит кешеләр» һәм «Цифрлы мохиттә онлайн мошенниклык» темаларына багышланган иде.

Дәреснең максаты мәктәп укучыларына актуаль кибер янаулар һәм популяр мошенник схемалары турында сөйләү һәм куркынычларны вакытында танып, мошенникларның корбаны булмаска өйрәтү иде.

Дәрестә укучылар Интернет киңлектә үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм заманча технологияләрне дөрес куллану нигезләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International