20 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы Ксения Федорова «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашты. Кыз үз көчен «Спа-процедуралар өчен продукция җитештерү» компетенциясендә сынап караган.
Ксения биремне бик яхшы үтәде – дүрт төрле сабын һәм хуш исле ике шәм ясады. Аңа катнашучы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.