Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ольга Данеева «Докторда тикшеренү узу» сюжетлы-рольле уен уздырды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мондый һөнәри юнәлешле уеннарны бик яраталар. Приютта тәрбияләнүчеләр әңгәмә корырга, гади гамәлләр башкарырга өйрәнде: тамакны карарга, температураны үлчәргә.
Чаралар балаларга һөнәр үзенчәлекләре турында яхшырак белергә, карьера планнарын билгеләргә ярдәм итә.