Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячесе иҗади дәрес үткәрде.
Дәрес башында балалар күбәләкләрнең рәсемнәрен карадылар, аларның исемнәрен искә төшерделәр, табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр. Аннары балалар аппликация ясауга керештеләр. Мастер-класс азагында үз эшләреннән күргәзмә ясадылар.
Тәрбияче Гөлчәчәк Самойлова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар кулларның вак моторикасын, фикерләүне, игътибарны һәм иҗади сәләтне үстерергә ярдәм итә, матурлык хисе тәрбияли.