Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Алия Сафина һәм Гөлнара Фәйзиева, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ башлыгы Алсу Сафиуллина белән берлектә, көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча мәгълүмати дәрес үткәрделәр.
Катнашучыларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләделәр. Мәгълүмати дәрес вакытында шулай ук уен да үткәрелде.
Дәрес азагында яшьләргә файдалы бүләкләр тапшырылды.