ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«СБК-Техносервис» ҖЧҖ 33 хезмәткәргә 2 750,538 мең сум түләгән.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә атна дәвамында «Гаиләдән гаиләгә» хәйрия акциясе узды.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Тегү эше» программасы уңышлы тормышка ашырыла, ул социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән. Бу программа тегүгә өйрәтү генә түгел, ә үзендә һөнәри белем, арт-терапия һәм социаль тернәкләндерүне берләштергән комплекслы чара.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында балигъ булмаганнар Зәй районы буенча полиция бүлегендә булдылар. Экскурсия балаларны хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эше белән таныштыру максатында оештырылды.

Яр Чаллының «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Хатын-кызлар бизнесы» хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы булды. Чара барышында үз эшен ачарга батырчылык иткән хатын-кызларга ярдәм итүдә мәшгульлек хезмәтенең роленә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Катнашучылар уңышлы кейслар статистикасы һәм хатын-кызлар берлегенең уникальлеге, сату өлкәсендә нәтиҗәле стратегияләр, шулай ук продуктларны һәм хезмәтләрне алга җибәрү ысуллары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, 2025 елда көтелгән трендлар да кагылды.

5 декабрьдә 10:00 сәгатьтә бөтен ил өчен бердәм көнне «Хезмәтне саклау һәм эштә куркынычсызлык» бөтенроссия тесты узачак.

Ел башыннан авыл җирендә яшәүче 56,5 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлы республика медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру, вакцина ясату, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен китерелгән.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулинария клубы» түгәрәгенең чираттагы дәресе узды. Бу юлы социаль хезмәтләр алучылар үзләренең гүзәл парлары өчен десерт әзерләделәр һәм бизәделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

22 ноябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында коры печенье пешерү буенча мастер-класс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International