«Опека» үзәге белгечләре Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында катнаштылар

2025 елның 25 марты, сишәмбе

24 март көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына багышланган чара оештыруда катнаштылар.

Чара үзәк балалар китапханәсендә узды һәм шактый бай программаны үз эченә алды, анда җырлар башкару, укуның файдасы һәм әһәмияте турында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Чарада шулай ук кызыклы кунак – Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр да булды, ул чараның кечкенә кунакларына бүләкләр әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International