20 мартта Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятендә «Абилимпикс» чемпионатының чираттагы төбәк этабы узды. Һөнәри осталык буенча ярышлардан тыш, катнашучылар өчен мастер-класслар һәм уку йорты буйлап экскурсияләр белән мәдәни программа каралган иде.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 7 бала үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынады. Ел дәвамында балалар әзерләнделәр, конкурс биремен, материалларны һәм җиһазларны җентекләп өйрәнделәр, эшнең яңа технологияләрен үзләштерделәр һәм алган күнекмәләрен практикада камилләштерделәр. Тырышлык яхшы нәтиҗәләр китерде.