17 марттан «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында укырга гаризалар кабул итү башланды.
Гражданнарның аерым категорияләре түләүсез уку узу хокукыннан файдалана ала.
Әгәр гражданин «Демография» илкүләм проекты кысаларында шундый ук программа буенча укыган икән, «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында ул икенче тапкыр уку уза алмый. Әгәр гражданин оборона-сәнәгать предприятиесе хезмәткәре буларак 2023 яки 2024 елда мәшгульлек хезмәте органнары ярдәмендә оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләрен укыту программасы буенча укыган булса, шулай ук икенче тапкыр уку мөмкин түгел.
«Россия эше» платформасында белем бирү программалары исемлеге урнаштырылган. Белем бирү программалары хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, вазыйфалар һәм белгечлекләр исемлегенә туры киләчәк, анда 360 һөнәр керә.
Өстәмә һөнәри белем бирү программаларын урта һөнәри яки югары белем алучылар сайлый алачак.
Урта һөнәри яисә югары белеме булмаган гражданнар өчен «Россия эше» платформасында Татарстан Республикасының хезмәт базарында аеруча кирәкле эшче һөнәрләренең тулы бер исемлеге булачак.
Популяр һәм кирәкле һөнәрләр һәм эшче һөнәрләре вазифалары исәбенә төрле категориядәге монтажчылар, слесарь-ремонтчылар, җитештерүнең төрле тармаклары өчен машинистлар, химик анализ лаборантлары, буяучылар, плитка белән тышлаучылар, төрле төрдәге җайланмаларны көйләүчеләр, программа белән идарә ителә торган станоклар операторлары, йөк транспорты йөртүчеләр, машина йөртүчеләр керә.
База урта һөнәри һәм югары белемле затлар өчен белгечлекләргә килгәндә, исемлеккә мәгълүмат аналитигы, веб-дизайнер, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр, программистлар, IT өлкәсендә белгечлекләрнең тулы исемлеге, туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә белгечлекләр кергән.
Укулар узганнан соң гражданнар мәҗбүри рәвештә йомгаклау аттестациясен уза. Әгәр йомгаклау аттестациясе уңышлы узган булса, белем бирү оешмалары гражданинга алган һөнәре буенча эшкә урнашу өчен кирәкле документ бирә.