Буа интернат-йортында яшәүчеләр актив тормыш рәвеше алып баралар

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр адаптив физкультура белән актив шөгыльләнә.

Сәламәтләндерүгә җайлаштырылган физкультура тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген югары дәрәҗәдә саклый. Учреждениедә махсус дәресләр программасы эшләнгән. Физик йөкләнеш өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытырга ярдәм итә. Шул ук вакытта барысын да медицина персоналы контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез, актив озак гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International