«Кама таңнары» приютында ата-аналарны яшүсмерләр белән аралашырга өйрәтәләр

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ата-аналар кунакханәсе» дигән чара узды, ул гаилә кыйммәтен саклауга һәм яшүсмер белән партнерлык һәм остазлык позициясеннән чыгып мөнәсәбәтләрнең яңа төрен төзүдә ата-аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Чараның беренче өлешендә ата-аналар белән «Яшүсмер белән аралашуда ирек һәм контроль арасында баланс» лекорие уздырдылар, ата-аналар һәм яшүсмерләр арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру проблемалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International