Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә кунакка район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Алсу Данилова килде. Ул социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, аларны барысы да канәгатьләндерәме икәнен белде. Учреждение буйлап экскурсия ясаганнан соң, Алсу Данилова биредә гражданнар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту чарасы үткәрде.
10 декабрьдә Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ирина Терентьева булды.
Инвалидлар декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановтан бүләк итеп портатив колонка алды. Ведомство җитәкчесе социаль учреждениедә Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов белән булды.
2025 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн тавыш бирү тәмамланды.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен «Чистай – фронтка» хәрәкәте волонтерларына күчтәнәчләр тапшырды. Бу азык-төлек продуктлары гына түгел, ә кайгырту һәм ярдәм билгесе дә.
Инвалидлар декадасы кысаларында Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин һәм Арча районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Шәфкатьлелек декадасы дәвам итә. Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә чираттагы сюрпризны «ЭССЕН Продакшн АГ» компаниясе бүләк итте. Хәйриячеләр «Безнең тирәдә һөнәрләр» программасын тормышка ашыруга кушылдылар һәм балалар өчен кондитер фабрикасына мавыктыргыч экскурсия оештырдылар.
Әлмәтнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән масштаблы декоратив-гамәли иҗат конкурсы уникенче мәртәбә узды. Конкурс Татарстан Республикасының күп санлы шәһәрләрен колачлый һәм республика дәрәҗәсенә иреште.
Минзәлә район мәдәният йортында мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан хәйрия ярминкәсе узды. Күргәзмә-сатуда кулдан эшләнгән әйберләр, камыр ризыклары һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин иде. Шулай ук коры ашлар, коры душ һәм сувенирлар ясау буенча мастер-класслар узды.