15 апрельдә Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Юлия Шәфигуллина «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсы кысаларында эшлекле киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов ачып җибәрде. Ул җиңүчеләрне котлады һәм катнашучыларны гамәлгә ашырыла торган проектлар кысаларында тыгыз багланышларга чакырды.
Киңәшмә кысаларында 2025 елда «Беренчеләрдән грантлар» конкурсында җиңү яулаган 10 проект тәкъдир ителде. Җиңүчеләр арасында «Кояшлы» тернәкләндерү үзәге дә бар.