Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган. Федераль оператор – Һөнәри белем бирүне үстерү институты.
Милли ярышлар Россия Федерациясенең 30 субъектында, шулай ук һөнәри белем бирүнең федераль технопарклары һәм корпорацияләр базаларында 300дән артык компетенция буенча оештырылган, аларда илнең барлык 89 субъекты катнаша.
Йомгаклау этабы ярышларында Татарстан Республикасы төп яшь категориясенең 206 компетенциясендә һәм «юниорлар» категориясенең 109 компетенциясендә катнаша.
«Хезмәтне саклау» компетенциясе буенча ярышлар 19 апрельдән 21 апрельгә кадәр Оренбург өлкәсендә узачак.
Республикадан Казан технология көллиятеннән Роман Готовцев чыгыш ясаячак. Катнашучының эксперт-тренеры – лаборант Алинә Канифуллина.