Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр яңадан эшләтеп җибәрү режимына кушылды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча гамәлгә кертелгән «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Перезагрузка» эчке программасын эшләгәннәр. Аның бер өлеше булып социаль хезмәтләр алучылар белән физкультура-савыктыру эшчәнлеге тора.

Өлкәннәр белән даими рәвештә физкультура сәгатьләре үткәрелә. Чираттагы дәрестә өлкәннәр бик теләп гимнастика таяклары һәм туплар белән күнегүләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International