«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 2023 елның 12 декабрендәге 565-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Закон таләбен «Энергомакс» ҖЧҖ бозган. 7 апрельдә Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы оешманың вазифаи затын РФ КоАП 19.7 маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм 3 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.