«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Маршрут башланыр алдыннан дәвалау физик культурасы буенча инструктор Марина Голицына разминка үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар актив рәвештә скандинавия таяклары белән 10 000 адым атладылар һәм күтәренке кәеф алдылар.
Бу акция сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, ул физик активлыкны гына түгел, уңай хис-кичерешләр алуны, актив аралашуны һәм саф һавада даими булуны да күздә тота.