Мамадыш районында учреждениеләр арасында мәгълүмати хезмәттәшлек дәвам итә

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән «Россия почтасы» АҖ арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге эксперты Албай авыл җирлегенә бардылар.

Авыл җирлегенең почта бүлекчәсе карауга мохтаҗ биш кеше турында мәгълүмат биргән. Мохтаҗлыкны бәяләү нәтиҗәләре буенча ике өлкән кеше өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International