11 апрельдә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сугыш ветераны Ольга Левицкая белән очрашты.
Ольга Левицкая 1943 елда Берлин янындагы концлагерьда туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килә. Мәктәп укучылары, авыл җирлеге, ветераннар Ссоветы, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре белән очрашу барышында ул хатирәләре белән уртаклашты.
Хөрмәт йөзеннән мәктәп укучылары һәм халык җыры вокаль коллективы зур булмаган концерт күрсәттеләр.