22 апрельдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Красноармейская урамындагы паркны төзекләндерү өмәсендә катнаштылар. Чара Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган.
Чара барышында үзәк хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы геройлары мемориалын тәртипкә китерделәр.
Мондый акцияләр тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген һәм тыныч киләчәк хакына сугыш аша үткәннәргә тирән ихтирам белдерүне искә төшереп торалар.