Түбән Кама яшүсмерләре хокук саклау органнары һөнәрләре турында белде

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы яшүсмерләр өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Түбән Кама районы буенча идарәсендә мавыктыргыч экскурсия булды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Алена Овсейчик оештырды.

Чара барышында балаларны эчке эшләр хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлегенең төп аспектлары, хезмәт автомобиле төзелеше белән таныштырдылар, музейны күрсәттеләр. Чара истәлекле бүләкләр – Эчке эшләр министрлыгы символикасы төшерелгән блокнотлар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International