24 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны «Актив озын гомерлелек» төбәк программасын гамәлгә ашыру чараларына җәлеп итү максатыннан мәгълүмати кампания үткәрделәр – өлкәннәргә «Кайгырту» суперсервисында «Алтын еллар – Золотые годы» системасы мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларга, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә йөрүче гражданнарга сайт эше турында кирәкле мәгълүмат белешмәләре таратылды.