Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомерлелеккә юл

2025 елның 25 апреле, җомга

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә актив озын гомер принципларын тормышка ашыруга зур игътибар бирелә.

Өлкән буын гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максатларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече өлкәннәр һәм инвалидлар белән даими рәвештә чаралар үткәрә. Атна саен скандинав йөрешен яратучылар шәһәр паркында дәресләр уздыру өчен җыела. Олы яшьтәгеләр рәхәтләнеп парк буйлап җәяү йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International