Хәрби хезмәткәрләр белән очрашуны «Кояшлы» үзәгендә оештырдылар

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Бүген Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе узды. Чарада балалар, аларның ата-аналары һәм үзәк хезмәткәрләре, шулай ук махсус хәрби операциянең гамәлдәге хәрбиләре катнашты.

Сугышчылар үз хезмәтләре тарихлары белән уртаклаштылар, махсус кием-салым күрсәттеләр. Катнашучылар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм сөйләшүдә актив катнаштылар.

Үзәк хезмәткәрләре әзерләгән гуманитар ярдәмне тапшыру аеруча мөһим вакыйга булды. Шулай ук балалардан һәм ата-аналардан хатлар тапшырылды, аларда яклаучыларга рәхмәт белдерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International