Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабын үткәрә. Конкурс инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мәгариф-тернәкләндерү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре арасында үткәрелә.
Конкурсның төбәк этабында катнашу өчен документлар Россия Хезмәт министрлыгының рәсми сайтында шәхси кабинет аша 1 июльдән дә соңга калмыйча электрон рәвештә җибәрелә.
Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне телефон аша алырга мөмкин: 8 (843) 557-21-55, 557-21-88, 557-20-49 яисә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, 503, 507 кабинетлар.