Татарстан предприятиеләре Үзбәкстанның Миграция агентлыгы белән хезмәттәшлек турында килештеләр

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында Үзбәкстан Республикасы гражданнарын Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җәлеп итү турында мөһим документларга кул куелды.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармаклары предприятиеләре Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Миграция агентлыгы белән турыдан-туры килешүләр төзеделәр. Бу илләр арасындагы икътисади элемтәләрне ныгыту өчен тагын бер мөһим адым, ул чит ил белгечләре өчен дә, хезмәт ресурсларына мохтаҗ эш бирүчеләр өчен дә яңа мөмкинлекләр ачачак.

Хәзер хезмәт миграциясе өлкәсендә законнар актив камилләштерелә. Яңа нормалар һәм кагыйдәләр кертү барлык процессларның үтә күренмәлелеген гарантияләп, белгечләрнең керүен тикшереп торырга мөмкинлек бирә. Бу эш бирүчеләрдә алар үз таләпләренә туры килә торган хезмәткәрләрне алачагына ышаныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International