Яр Чаллыда балалар спартакиадасы уздырылды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ТР Инклюзив спорт үзәге» АКБО белән берлектә «Җиңү йолдызчыклары» спартакиадасы оештырылды. Чарада шәһәрнең балалар учреждениеләренә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Балаларга катлаулы, ләкин мавыктыргыч эстафеталар узарга туры килде. Һәр катнашучы көч, җитезлек, тизлек, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Командаларның көндәшлегенә карамастан, уеннар җылы һәм тату атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International