Тукай районында өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 май көнне Тукай районында «Шәфкать» комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм социаль эш буенча белгече булган эшче төркем Биклән һәм Мәләкәс авыл җирлекләренә барып, өлкәннәрне барлады.

Чара барышында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү тәртибе, социаль хезмәтләр җыелмасы турында аңлатмалар бирелде. Өлкәннәрнең һәрберсе белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International