Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче әби балалар йортында тәрбияләнүчеләргә булыша. Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Минесавия Баһавиева балаларга татлы бүләкләр тапшырды.
Балалар белән ул күптәннән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Сәламәтлеге буенча Минесавия апа балалар йортына үзе бара алмый, шуңа күрә ветеран үтенече буенча күчтәнәчләрне балаларга интернат-йорт белгечләре җиткерде.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең берсе, тыл хезмәтчәненә тирән рәхмәтен белдереп, аңа алмаз мозаикасы техникасында башкарылган уникаль картина тапшырды. Бу бүләк Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән өлкән кешегә рәхмәт һәм ихтирам билгесе.