Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре иң яхшы остазлар дип танылды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Казанның Яңа Савин районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Махматова һәм Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ольга Пастухова «Иң яхшы остаз» конкурсында «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау учреждениесенең иң яхшы остазы» номинациясендә җиңүчеләр булдылар.

Конкурс Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан үткәрелде. 14 майда конкурста җиңүчеләрне хөрмәтләделәр, 2025– 2026 елларга квалификация күтәрүгә сертификатлар тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге инде күп еллар декан Маргарита Максимова белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Студентларның практикасы кураторлыгы, һөнәри юнәлеш бирү эше, чыгарылыш квалификация эшләрен әзерләгәндә остазлык, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру һәм үзәкнең хезмәткәрләрен магистр программалары буенча укыту үзара хезмәттәшлек предметы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International