Гаиләдән кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин?

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Халыкара гаиләләр көне һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Теләче муниципаль районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Гаиләдән кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин?» дигән чара үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучылар – МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты.

Чараны уздыруда үзмәшгуль Гөлфия Мөхәммәтшина хәйрия ярдәме күрсәтте. Чакырылган кунакларның барысы да чәчтараш хезмәтенә шатландылар. Балалар белән бүлек белгечләре шөгыльләнде. Мастер-класс вакытында балалар тату гаилә символын уйлап таптылар һәм ясадылар.

Чара уртак уен белән дәвам итте. Дәрес азагында барлык гаиләләр дә азык-төлек пакеты алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International