«Чишмә» үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләрне җайлаштыру буенча чаралар уздыралар

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ярдәм кулы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул менталь тайпылышлары булган кешеләрне укыту ялы клубына җәлеп итү юлы белән адаптацияләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова «Үз-үзеңне тоту культурасы» дәресе үткәрделәр. Эш формасы итеп экскурсия сайладылар. Ул шәхес культурасын формалаштыруга, кешенең коммуникатив сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә.

Социаль хезмәт алучылар туган авылларындагы мәктәптә булдылар. Анда алар бүген мәктәпләрнең заманча җиһазлануын күрделәр. Алар шулай ук мәктәп остаханәләрендә булдылар. Экскурсия мәктәп ишегалдында төгәлләнде, анда балалар көче белән түтәлләр һәм чәчәкләр утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International