Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 41 534 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 28,6 % сәнәгатьтә (11,9 мең эш урыны);
- 11,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,8 мең эш урыны);
- 10,9 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,5 мең эш урыны);
- 7,8 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,2 мең эш урыны);
- 4 % транспортта (1,6 мең эш урыны);
- 1,7 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);
- 0,6 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 34,9 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (14,5 мең эш урыны).
3 006 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.