Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Апрель–май айларында социаль хезмәт алучылар арасында «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсы узды. Конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 44 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән балалар катнашты.

Конкурска барлыгы 238 рәсем тәкъдим ителгән иде. Быел конкурсның темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы булды.

Бәяләү йомгаклары буенча «Минем Ватаным – Татарстан» конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

«6 яшьтән 10 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы рәсем» номинациясе:

1 урын – Лина Швецгебель, Менделеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приюты;

2 урын – Милана Карташова, Саба районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты;

3 урын – Ильяр Нечаев, Арча районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

«11 яшьтән 14 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы рәсем» номинациясе:

1 урын – Наил Латыйпов, Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

2 урын – Роман Шашков, Түбән Кама районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты;

3 урын – Мәликә Гаязова, Питрәч районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приюты.

«15 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы рәсем» номинациясе:

1 урын – Даниил Штатнов, Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

2 урын – Риана Шәрәфиева, Баулы районындагы «Радость» («Шатлык») мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

3 урын – Мариана Әмирҗанова, Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак, ә балаларның эшләре Казандагы В. И. Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексы холлында эленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International