«Изгелек» үзәгенә ачык гаилә көненә тугыз ата-ана килде

2025 елның 27 мае, сишәмбе

27 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык гаилә / ата-аналар көне узды.

Үзәк белгечләре ата-аналарга көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алу мәсьәләсе буенча киңәшләр бирделәр. Ата-аналар социаль хезмәтләр, чират формалаштыру буенча сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук хезмәт күрсәтүгә алыну өчен кирәкле документлар исемлеген алдылар.

Чарада тугыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International