Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә гаилә / ата-аналар көне кысаларында чара – ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлмәт районындагы идарәсе белгеченең лекциясе узды.
«Барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр мөһим» дигән лекция социаль хезмәтләр алучылар өчен бик актуаль булып чыкты. Белгеч социаль яклауга мохтаҗ һәм эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алып махсус сайлап алынган вакансияләрнең актуаль исемлеге белән таныштырды. «Кадрлар» милли проекты кысаларында уку һәм яңадан уку мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.
Мәшгульлек үзәге хезмәткәре сорауларга җавап бирде, кызыксындырган темалар буенча консультацияләр бирде.