«Гаилә» илкүләм проектын, «Социаль туризм» социаль практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге мөдире Лилия Ситдыйкова социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен М-8 теплоходында мавыктыргыч сәфәр оештырды.
«Кем булырга?» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «AURUM» чәчтарашханәсенә экскурсия оештырылды, анда аларны чәчтараш-стилист Динә каршы алды. Ул чәчтарашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, үз һөнәре, чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләде, кечкенә серләре белән уртаклашты.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренә пилотсыз очу аппаратлары ачыкланганда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе үз эшендә «Музыкада нейроуеннар» программасын куллана.
«Гаилә» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күпбалалы гаиләләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен ай саен психологик консультацияләр, диагностика, социаль контрактлар төзү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрәләр, эшкә урнашуда, балигъ булмаганнарның ялын һәм җәйге мәшгульлеген оештыруда булышлык күрсәтәләр, шулай ук социаль-хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр, гаиләдәге социаль-психологик климатны тикшерү максатында патронажлар оештыралар.
Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр искиткеч әкият ишеттеләр. Аны «Әкият» инклюзив иҗат лабораториясе педагогы сөйләде.
«Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Сарсаз-Агротур» контактлы зоопаркы булган фермага мавыктыргыч экскурсия оештырылды.
«Гаилә» милли проекты, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаиләм» программасы кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары хатын-кызлар консультацияләре табиблары белән берлектә йөкле хатын-кызлар өчен индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрәләр. Чаралар яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм потенциалын арттыруга юнәлдерелгән.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Сәламәтлек адымнары» дигән чара узды. Ул «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы буенча оештырылды.
«Гаилә» милли проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен саф һавада дәрес оештырды. Үткәрү урыны итеп шәһәр үзәгендәге парк сайланды.