Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе үз эшендә «Музыкада нейроуеннар» программасын куллана.
Мондый уеннар бигрәк тә сөйләм һәм координация бозылган балалар үсеше өчен файдалы. Әгәр нейроуенны музыка белән тоташтырсаң, бала өчен бу нәтиҗәлерәк һәм мавыктыргычрак була. Музыка нәтиҗәле коррекцион ярдәм ысулы булып санала. Музыкаль йогынтының һәм үзара бәйләнешнең эмоциональлеге бала белән багланыш урнаштыруны җиңеләйтә, аны уртак уен белән кызыксындырырга һәм танып белү эшчәнлегенә кертергә мөмкинлек бирә.
Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева әйтүенчә, тәрбияләнүчеләргә массаж туплары, стаканнар, кыңгыраулар һәм клавеслар белән ритмик уеннар аеруча ошый.
Музыка кораллары һәм тавыш элемтәләре белән эш итү ысулларының күптөрлелеге балаларда булган сөйләм, хәрәкәт, тотыш бозылуларны төзәтергә ярдәм итә.