Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Сәламәтлек адымнары» дигән чара узды. Ул «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы буенча оештырылды.
Тәрбияче Ирина Телицына җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр Скандинав йөреше белән шөгыльләнү өчен Рабига күленә бардылар. Мондый физик активлык сәламәтлекне ныгытырга, гомуми хәлне, кәефне яхшыртырга, тормыш тонусын күтәрергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, барысы да сокланып табигатьне күзәттеләр, кошлар сайравын тыңладылар, иҗат өчен күркәләр җыйдылар.