Көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр сәламәтләндерү дәресендә катнаштылар

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

«Гаилә» милли проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен саф һавада дәрес оештырды. Үткәрү урыны итеп шәһәр үзәгендәге парк сайланды.

Саф һава – иң нәтиҗәле һәм абсолют куркынычсыз антидепрессантларның берсе. Паркта йөрү дә стрессны сизелерлек киметә, иммунитетны ныгыта, игътибарны туплау сәләтен яхшырта һәм аңлаешлырак фикерләүне тәэмин итә.

Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар саф һавада зарядка ясадылар, хәрәкәтчән уеннар, танып белү характерындагы уеннар уйнадылар. Яшьләр бик теләп катнаштылар, дуслаштылар.

Дәрес сәламәт яшәү рәвеше төшенчәсен формалаштыруга, сәламәтлекне ныгытуга һәм физик үсешкә юнәлдерелгән иде. Шулай ук җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту һәм табигатькә сакчыл караш культурасын формалаштыру да бурычларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International