«Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Сарсаз-Агротур» контактлы зоопаркы булган фермага мавыктыргыч экскурсия оештырылды.
Программага фермер хайваннары белән танышу, авыл көнкүреше белән танышу һәм матур маршрут буенча йөрү кертелгән иде. Социаль хезмәтләр алучылар 20 төр хайван белән таныштылар, аларны карау үзенчәлекләре турында белделәр.
Экскурсия азагында интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне хуш исле чәй көтә иде.